19 сентябрьдә Иннополис шәһәре икенче чакырылыш Совет депутатларының беренче утырышы узды

Халык тарафыннан сайланган депутатлар рәсми рәвештә вазифаларына керештеләр һәм шәһәр мэрын сайладылар. Иннополис мэры итеп яңадан Дмитрий Вандюков билгеләнде.

«Иннополис — дөньяны яхшыртырга әзер сәләтле кешеләр йорты. Минем төп бурычым — сезнең үсеш һәм уңайлы яшәү өчен барлык шартларны тудыру», — диде Иннополис мэры.

Утырышта шулай ук яңадан Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп сайланган һәм Иннополисны кураторлауны дәвам итәчәк Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Сораулар бармы?Безгә языгыз