Баш Бизнес Булачак проектлар
Булачак проектлар
5 елдан соң Иннополис нинди булыр
12 000
2025 елга халык саны
5000+
2024 елга эш урыннары
41,4 млрд рублей
Инвестицияләр күләме
Росэнергоатомның Дата үзәге

Идел буенда мәгълүматларны эшкәртү буенча иң эре үзәк булачак. 2000 урынга һәм 16 МВт электр егәрлегенә исәпләнгән. Компания җиһазлар урнаштыру (Colocation), элемтә (Teleсom), Cloud (IaaS, SaaS, BaaS, SecaaS) хезмәтләрен тәкъдим итә

«Зион» таунхаусларының икенче чираты

Иннополиста торакның элиталы кварталын киңәйтү. Мәктәп, IT-лицей, Иннополис университеты, компанияләр офислары, парк, кафе һәм рестораннар, йога-студиясе кул сузымында гына.

Ю кварталы

Ачык һавада йөрү бульвары, балалар бакчасы, сәүдә нокталары һәм кафесы булган яңа торак районы. 3000 фатирга исәпләнгән 55 йорттан торачак.

Беренче чираты инде төзелә, аны 2024 елның беренче кварталында тапшырачаклар. Ул 275 фатирга исәпләнгән өч йортны үз эченә ала.


Яңа технопарклар

Бумеранглар формасында ике бина төзелә. «Иннополис» МИЗ резидентлары ташламалы шартларда биналарны арендалый алачак.

Технопарклар 2025 елда эшли башлаячак һәм 4000 эш урыны булдырылачак.

Роботлаштырылган кунакханә

Бина университет һәм Медицина үзәге арасында төзелә. Бу 53 номерга исәпләнгән 4 йолдызлы кунакханә булачак. ИИ кунакның кәефен таныячак, ә дроннар әйберләр белән булышачак.

Хәзер кунакханәдә җиһазлау һәм төзекләндерү эшләре бара. 2023 елның икенче кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Иннопарк» югары технологияле производстволар паркы

Сәнәгать паркында роботлар җитештерү, 3D-төзелеш компанияләре һәм медицина проектлары урын алачак. 

Паркның мәйданы – 4,9 га, биналар — 11 400 м². Инвестицияләр күләме — 1,2 млрд. сум. 2022 елның декабрендә файдалануга тапшырылды.

Иннополис университеты кампусын киңәйтү

Студентлар өчен өч яңа тулай торак төзелә. Алар тору өчен 1000 урынга исәпләнгән.

Коливинг

Россия өчен яңа торак форматы. Бер бинада яшәү өчен кирәкле барлык сервислар җыелган.

Коливингта 975 апартамент булачак. 

Сораулар бармы?Безгә языгыз