Иннополиста Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында республика август киңәшмәсе үтте.
Чарада педагоглар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм фән вәкилләре катнашты. Катнашучылар узган уку елы нәтиҗәләрен карады һәм киләчәккә бурычларны билгеләде.